Дүрт көнлек эш атнасына күчмиләр, әмма эш сәгатьләре кими
Якын арада Россиядә кайбер категория гражданнар өчен эш атнасындагы хезмәт сәгатьләрен кыскартырга мөмкиннәр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Якын арада Россиядә кайбер категория гражданнар өчен эш атнасындагы хезмәт сәгатьләрен кыскартырга мөмкиннәр.
Бу турыда Федерация советының Социаль сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Рязанский сүзлләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Хәзер 40 сәгатьлек эш атнасы. Бәлки, җомга көнендә эш сәгате кыскартылыр», — дип аңлаттылар Федерация советында.
Рязанский сүзләренчә, бу яңалык Россиядә яшәүче кайбер категория гражданнарына кагылырга мөмкин.
«Мисал өчен, яшь аналарга балалар тәрбияләү өчен өстәмә вакыт», — диде ул.
Сенатор сүзләренчә, әмма якын арада дүрт көнлек эш көненә тулысынча күчү көтелми.
Элегрәк Мәсәкү омбудсмены Татьяна Потяева хатын-кызлар өчен дүрт көнлек эш атнасы ясарга тәкъдим итте.
Чыганак : "Татар-информ" МА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда туган телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә»
-
#Төрлесе
Аюдан ничек сакланырга?
-
#Проектлар
Халык, әйдәгез, Казансуны чистартабыз!
-
#Киңәш сандыгы
Колак «шаулаганда» водород перекисе ярдәмгә килә
-
#Шоу-бизнес
Марат Шәйбәков: “Хәлем тагын катлауланды...”
Комментарийлар