Приморскидагы сафари-паркта яшәүче Тимур кушаматлы кәҗә белән Амур кушаматлы юлбарысның дуслыгы хакында язган идек инде.
Шушы көннәрдә аларны аерганнар икән. Әлеге аерылышуны кәҗәкәй бик авыр кичергән: ашаудан һәм йокыдан калган.
- Ике төн рәттән Тимур икесен аерып торган вольер яныннан китми. Үзенең "өенә" керми, кичке аштан баш тартты, бары иртән дусты Амурны күргәннән соң гына тамагына капты, - ди "Шкотово" сафари-паркы директоры Дмитрий Мезенцев.
Кичкә аерсалар да көндезен бу ике дуска вольерда бергәләп йөрергә мөмкинлек тудырганнар, - дип яза LifeNews.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар