16+

Эчке эшләр министрлыгы кабул итүне вакытлыча туктатып тора

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча өстәмә чаралар күрү зарурлыгы килеп басты.

Эчке эшләр министрлыгы кабул итүне вакытлыча туктатып тора

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча өстәмә чаралар күрү зарурлыгы килеп басты.

Шул рәвешле, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы һәм аның бүлекчәләре 2020 елның 27 мартыннан гражданнарның кабул итүне вакытлыча туктатып тора, дип хәбәр итә ТР Эчке Эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Мөрәҗәгать итүчеләргә үз сорауларын язмача, почта элемтәсе операторлары аша хат язып, Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми интернет-сайтының "Гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре кабул итү" сервисы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләренең рәсми интернет-сайтлары ярдәмендә электрон формада җибәрергә яки Россия Федерациясе эчке эшләр органының почта тартмасында (ул булган очракта) калдырырга тәкъдим ителә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading