16+

«Ефәк юлы»нда безнекеләр җиңде

8 июльдә Мәскәүнең Кызыл мәйданында башланып киткән катлаулы, шул ук вакытта мавыктыргыч автоузыш - "Ефәк юлы - 2016" тәмам.

«Ефәк юлы»нда безнекеләр җиңде

8 июльдә Мәскәүнең Кызыл мәйданында башланып киткән катлаулы, шул ук вакытта мавыктыргыч автоузыш - "Ефәк юлы - 2016" тәмам.

Узыш маршруты Татарстан аша да узды. Беренче көннәрдән үк спортчыларны тотрыксыз һава торышы, коеп яуган яңгырлар озата барды. Шуңа да карамастан, 40 илдән килгән автоузышчы Мәскәү- Пекин автораллиен ахырга кадәр үтте. Барлыгы 10735 чакрым маҗараларга бай юл. Ярыштан безнең "КАМАЗ-Мастер" егетләре җиңү белән кайтты.

2009 елда "Ефәк юлы" беренче тапкыр нәкъ менә Казанда уздырылган булган. 2013-14 елларда ралли туктап торган. «Ефәк юлы" тарихында биш узышның дүртесендә йөк машиналары арасында "КАМАЗ-мастер" егетләре - Фирдәвес Кәбиров, Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев һәм Дмитрий Сотников экипажлары республикага уңыш китергән.

Быелгы "Ефәк юлы" автоузышларына "КАМАЗ-мастер" алты экипаж белән чыкты. Алар - беренче тапкыр сыналучы капотлы "КамАЗ"да җилдерүче Эдуард Николаев, тәҗрибәле пилотлар Айрат Мәрдиев, Андрей Каргинов, Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов. Алтынчы экипажны кытай пилоты Хоу Хуннин һәм штурман Шэнь Синьга җитәкләде. Бу юлы да егетләр сынатмады. Йөк машиналары ралли рейдында Айрат Мәрдиев экипажы беренче урын яуласа, икенче урынны "КАМАЗ-Мастер"ның Дмитрий Сотников җитәкләгән экипаж төркеме алды. Өченче урында - "Рено" командасыннан нидерландлы Ван дер Бринк. Юлсыз җиргә юл яручы машиналар арасында Peugeot Total командасыннан француз Сириль Депре җиңде. Җиңүчеләрне Кытайда Пекин шәһәренең үзәк Тяньаньмэнь мәйданында тантаналы рәвештә бүләкләделәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та "КАМАЗ" оешмасының генераль директоры Сергей Когогинны, «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинны, барлык төркем егетләрен җиңү белән котлады. Халыкара спорт аренасында Татарстанның һәм Россиянең дәрәҗәсен күтәрүдә өлеш керткән команда әгъзаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.



"Татарстанның танылган "КАМАЗ-Мастер"командасын "Ефәк юлы-2016" раллиенда чираттагы җиңүләре белән тәбрик итәм. Айрат Мәрдиев белән Дмитрий Сотников экипажларын аерып әйтәсем килә. Мондый тәҗрибәле белгечләр, үз эшенең осталары булганда, команданы яңа җиңүләр, биек үрләр көтә дип ышанам, уңышлар сезгә", - диелә котлау телеграммасында.

Айрат Мәрдиев балачагыннан ук буш вакытын "КАМАЗ-Мастер" спорт командасы цехында уздыра торган булган. Техника белән кызыксыну әтисеннән күчкәндер мөгаен. Илгизәр Мәрдиев танылган пилот иде бит. Айрат инде 11 яшеннән бирле рульдә. Мәктәптә укыган чагында ук картинг буенча ярышларда катнашкан, Россия күләмендә җиңүләр яулый торган булган. "КАМАЗ-Мастер" командасында Айрат 2006 елдан бирле.

- «Ефәк юл"ның 14 этабында хаталар җибәрмәскә, көндәшкә сине узып китәргә мөмкинлек бирмәү мөһим иде. Соңгы этапта җиңел булмады. Юлсызлык, вак ташлар тәгәрмәч тишелү куркынычын арттырды. 70 чакрым комнан бардык. Бер секундка да сизгерлекне югалтырга ярамый иде. Нәтиҗә шуннан тора. Командадагыларга, машинаны әзерләгән механикларга зур рәхмәт, - дип җиңү шатлыгы белән бүлеште Айрат Мәрдиев.


Фото: pp.vk.me

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading