16+

Экспертлар чит ил паспортын ел ахырына кадәр рәсмиләштерергә куша 

Киләсе ел башыннан ташлама бетереләчәк. 

Киләсе ел башыннан ташлама бетереләчәк. 

Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев сөйләгәнчә, бу ел ахырына кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында россиялеләр чит ил паспортын 1500 сум ташлама белән рәсмиләштерә ала.

Киләсе елның 1 гыйнварыннан исә аның өчен тулы бәя түләргә кирәк булачак. Хәзерге вакытта чит ил паспортын рәсмиләштерү 3500 сум тора. Киләсе ел башыннан бәяләр 5 мең сум тәшкил итәчәк. Бу төр паспортның гамәлдә булу вакыты ел ахырына чыга торган булса, акчаны янга калдыру өчен, аны хәзер үк рәсмиләштерергә кирәк. Паспортның буш битләре тәмамланган очракта, шулай ук 10 елга икенче паспорт рәсмиләштерергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading