Бу вакыт эчендә барлыгы 44 янгын чыккан.
1-4 гыйнвар аралыгында Татарстанда 44 янгын чыккан, аларда 4 кеше һәлак булган. 4 татарстанлы зыян күргән, 14 кеше коткарылган. Бу хакта Татарстан буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын чыгуның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү, тәмәке тартканда саксызлык, җылыту мичләренең һәм төтен чыга торган юлларның төзек булмавы, электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
1
0
Комментарийлар