16+

"Ел тәрбиячесе" Бөтенроссия бәйгесендә Казанны ир-ат тәрбияче тәкъдим итәчәк

Казан педагогы Юрий Шулятьев Татарстанны «Ел тәрбиячесе» XI Бөтенроссия конкурсында тәкъдим итәчәк. Ул 10-15 февраль көннәрендә Пермьдә узачак һәм илнең 82 төбәгеннән катнашучыларны җыячак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Конкурста катнашучылар үзләренең һөнәри осталыкларын «Педагогик табыш» һәм «Балалар белән педагогик чара» конкурсларында күрсәтәчәкләр. Әлеге ике сынау өчен педагоглар алган баллар саныннан чыгып, илнең иң яхшы 15 тәрбиячесе сайлап алыначак. Финалистлар мастер-класслар үткәрәчәк һәм түгәрәк өстәлдә катнашачак. Монда абсолют җиңүче билгеләнәчәк. Шулай ук финалда «Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсы узачак чираттагы шәһәр игълан ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Казанның Мәскәү районының 311 нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Юрий Шулятьев узган ел ярышларның шәһәр һәм республика этапларында җиңү яулады. Шулай итеп, ул Татарстанны бөтенроссия конкурсында тәкъдим итәргә хокук алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading