16+

Электр самокаты алам дип, әнисе картасыннан акча күчергән һәм...

Чаллыда яшәүче үсмер әнисе картасыннан мошенникка электр самокаты өчен акча күчергән.

Чаллыда яшәүче үсмер әнисе картасыннан мошенникка электр самокаты өчен акча күчергән.

Чаллыдан 16 яшьлек укучы үз хыялын тормышка ашырырга карар кылган. Телеграмм-каналда үзенә ошаган электр самокатын табып, сатучы белән элемтәгә кергән, мошенник әйткән исәп-хисап счетына әнисенең банк картасыннан 70 мең сум күчергән.

Ләкин яшүсмернең хыялы чынга ашмый кала. Акча күчерелгәннән соң сатучы үз белдерүен алып аткан.

Мошенниклар капкынына эләгүе турында яшүсмер әти-әнисенә сөйли. Егетнең әнисе гариза белән полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Шикләнелүче җинаятьчене билгелиләр. Россия Җинаять кодексының «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, гаеплегә биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading