Танылган композитор Эльмир Низамов "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исемгә лаек булды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен "Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе" федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесенең музыка һәм композиция теориясе кафедрасы доценты, "Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Низамов Эльмир Җәүдәт улына "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар