Елның соңгы көннәрендә республикада - 32 градуска кадәр салкыннар көтелә. Урыны белән бераз кар явачак, ди синоптиклар.
Дүшәмбе, 28 декабрьдә бераз кар явуы көтелә. Төнлә температура - 12, көндез - 10 градус чамасы булачак. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.
29 декабрьдә суыта башлый, урыны белән томан булачак, дип фаразлый синоптиклар. Төнлә һава температурасы - 16...-21 градуска, аязган вакытта - 26 градуска кадәр төшәчәк. Көндез - 12...-17 градус салкын көтелә.
Чәршәмбе төнлә термометрлар тагын да түбәнрәк температура күрсәтәчәк. Төнлә һава - 27...-32 градуска кадәр суыныр дип фаразлана. Көндез исә - 16...-21 градус булачак, диелә хәбәрдә.
Юлларда бозлавык, сак булыгыз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар