Туй мәҗлесенә 250 кешедән артык кунак килгән. Алар арасында артистлар да, шул исәптән Салават Фәтхетдинов та, Россия эстрадасыннан Клава Кока да бар иде.
ЗАГСка кергәнче, Радикка бер-ике сорау бирәләр:
- Сез әзерме?
- Әйе!
- Буйдак егетнең соңгы сүзе?
- Егетләр! Өйләнергә курыкмагыз, анда рәхәт, чынлап әйтәм!
Туйда сюрпризлар да булган: Инзилә Радикка багышлап җыр башкарган (хәер, Радик үзе дә туй уңаеннан җыр чыгарган), продюсеры Александр Слюсаренко яшьләргә 20 млн. сумлык Maybach автомобиле бүләк иткән.
Комментарийлар