Танылган җырчы Элвин Грейның җырларын тәрҗемә итеп, Украинада да җырлый башлаганнар.
Җырчы алып барган туры эфирларның берсендә ачыкланганча, рок - опера башкаручы төркем Радикның иң беренчеләрдән булып язылган "Мин сине яратам" җырын рус теленә тәрҗемә итеп, башкара икән.
-Сезнең белән бергә эшләүче танышым җырларыгызны миңа җибәрде, тыңлап карарга киңәш итте. Без "Мин сине яратам" җырын тәрҗемә иттек, - диде төркем әгъзасы һәм җырның русча сүзләрен дә яңгыратты.
Элвин Грей исә моның бик кызыклы булуын һәм җыр яздырылгач, үзенә дә тыңларга җибәрүләрен сорады.
Фото: "Татар-информ" МА
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар