ТНВ каналы алып баручысы, җырчы Эльвира Фазлыева (Аида) социаль челтәрдә сорау-җавап сәхифәсе оештырган. Кайбер җавапларын сезгә дә тәкъдим итәбез.
- Үзегез өчен бала табыгыз...
- Бик рәхәтләнеп табар идем, бездән генә тормый шул. Кияүгә чыгып, бик күп бала алып кайтыр идем.
- Иң зур теләгегез?
- Аиданы кайтару.
- “Исеңдәме?” җыры ирегезгә багышланамы?
- Юк.
- Җырчы Динара Ряхимова белән дусмы сез? Күптән бергә күренмисез.
- Ни өчен аралашудан туктаганыбызны үзем дә аңламадым.
- Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган егет белән ни өчен арагыз өзелде?
- Ашыктым. Бу хакта язган идем инде.
- Аида төшегезгә еш керәме?
- Бик еш керә. Төштә һәрвакыт кочаклашабыз, ул күтәренке кәефтә була.
- Кызыгыз туса, аңа нинди исем кушар идегез?
- Аида ярдәм итәр дип уйлыйм.
- Әгәр мөмкин булса, нәрсәне үзгәртер идегез?
- Аида белән ерактагы берәр авылга китеп, агач йортта яшәр идек. Кичләрен учак янында утырып, бәрәңге ашар идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар