16+

Җепшек кар һәм бозлавык көтелә

Көнбатыштан «Ваня» циклоны килү сәбәпле, 19 декабрьдә Татарстанда җылы һәм дымлы һава торышы сакланачак.

Көнбатыштан «Ваня» циклоны килү сәбәпле, 19 декабрьдә Татарстанда җылы һәм дымлы һава торышы сакланачак.

Татарстан Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, республикада болытлы булачак, ә көндез кайбер районнарда жепшек кар булырга мөмкин. 

Белгечләр иртәнге сәгатьләрдә бозлавык булуы турында кисәтә. Җил көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан, аның тизлеге секундына 6-11 метрга җитәргә мөмкин.

Көндез Татарстан буенча һава температурасы -4 дән +1 градуска кадәр тирбәләчәк. Казанда температура диапазоны -1дән +1 градуска кадәр булуы көтелә. Республика халкына юлларда игътибарлы һәм сак булырга, шулай ук җылы киенергә киңәш ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading