Спортчы тулысынча сәламәт һәм үзен бик яхшы хис итә.
Казанның “Зенит” командасы волейболчысы, коронавирус йоктырган Эрвин Нгапет сихәтләнгән һәм Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгарылган.
– Эрвин Нгапет тулысынча сәламәт, үзен яхшы хис итә. Бүген пациентны хастаханәдән чыгардылар, - дип җиткергәннәр "Татар-информ"га Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Спорты туган ягына – Франциягә кайтырга җыенуын да әйткән.
Исегезгә төшерәбез, “ШК” берничә көн элек “Зенит” волейболчысының коронавирус йоктыруын җиткергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар