16+

Эшләми торган көннәр Россиянең биш төбәгендә озайтылды

Россиянең күпчелек төбәкләрендә эшләми торган режим 8 ноябрьдә тәмамланды. Әмма биш төбәктә бу режим эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә озайтылачак.

Россиянең күпчелек төбәкләрендә эшләми торган режим 8 ноябрьдә тәмамланды. Әмма биш төбәктә бу режим эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә озайтылачак.

Эшләми торган көннәр режимы эпидемиологик вәзгыять аркасында озайтылды.

Новгород өлкәсендә хезмәт хакы саклап калынган эшләми торган көннәр режимы тагын бер атнага, 15 ноябрьгә кадәр озайтылды. Гамәлдәге чикләүләргә яңалары өстәләчәк: гомумтуклану йортлары, кинотеатрлар, концерт заллары һәм солярийләр эше туктатыла.

Томск өлкәсендә эш көне булмаган көннәр шулай ук 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шул ук вакытта 8 ноябрьдән күп кенә җәмәгать урыннарына бару өчен СОVID-19 вакцинациясен раслаучы сертификат күрсәтергә кирәк булачак. Аннан башка сәүдә үзәкләренә, чәчтарашханәләргә, кинотеатрларга, кафеларга, рестораннарга һәм башка бик күп урыннарга кертмәячәкләр.  

Чиләбе өлкәсендә эшләми торган көннәр режимы 12 ноябрьгә кадәр озайтылды. Төбәктә шулай ук, QR-код булмаган килеш, күпчелек җәмәгать урыннарына кереп булмаячак. Мәктәпләр 14 ноябрьгә кадәр дистанцион режимда эшләячәк. Югары уку йортларына да шундый ук режим кертергә тәкъдим ителде.

Курск өлкәсендә эш көне булмаган көннәр 12 ноябрьгә кадәр дәвам ителәчәк. Чикләүләр буенча элек кертелгәннәрнең барысы да саклана - рестораннар һәм кафелар бары тик алып чыгу яки клиентка илтеп җиткерү режимында гына эшләячәк, кибетләр ябылган, спорт заллары, кинотеатрлар, музейлар, китапханәләр эшләми. Вузлар һәм мәктәпләр укытуны дистанцион рәвештә алып барачак.

Смоленск өлкәсендә эш көне булмаган көннәр 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. QR-код күрсәтергә кирәк булачак, ә эш көне булмаган чорда үз эшчәнлеген туктатмый торган барлык оешмалар вакцинация турындагы сертификатның дөреслеген, COVID-19 белән авырганлык турында яки тискәре ПЦР-тест, медотвод турындагы белешмәләрне тикшерүнең техник мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading