Казанда эшмәкәрлеккә ярдәм буенча «Әни – эшмәкәр» Федераль мәгариф проекты уза.
Балигъ булмаган балалары булган, шулай ук мәшгульлек хезмәтендә исәптә торучы хатын-кызлар эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укый алачак. Дәресләр Татарстан башкаласында 9нан 13 июльгә кадәр барачак. Катнашучылар белем туплап кына калмаячак, ә үз кәсебен ачу өчен 100 мең грант та ота алачак. Гаризаны mama-predprinimatel.ru сайты аша 3 июльгә кадәр бирергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар