16+

Эшсезләргә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие түләнә башлый

Пособие ике ата-анада да эш булмаган һәм бала туганнан соң алты айдан да соңга калмый мәрәҗәгать иткән очракта билгеләнә.

Пособие ике ата-анада да эш булмаган һәм бала туганнан соң алты айдан да соңга калмый мәрәҗәгать иткән очракта билгеләнә.

Эшсез татарстанлылар бала туганда ТР буенча Россия пенсия фондында бер тапкыр бирелә торган түләүләрне рәсмиләштерә ала. Бу хакта бүген ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Эшләмәүче ата-анага яки аның опекунына, уллыкка яисә тәрбиягә бала алган ата-анага бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү тиеш, ул элек социаль яклау органнары тарафыннан бирелә иде. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 18 886 сум 32 тиен тәшкил итә. Ике һәм аннан күбрәк бала туганда ул һәр балага түләнә», — диелә хәбәрдә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пособие ике ата-анада да эш булмаган һәм бала туганнан соң алты айдан да соңга калмый мәрәҗәгать иткән очракта билгеләнә. Пособие гариза буенча рәсмиләштерелә. Гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Ярдәм чаралары турындагы сорауларга җавапларны шулай ук Бердәм контакт-үзәкнең 8 800 6-000-000 номеры буенча да алырга мөмкин, дип яза Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading