Соңгы арада халык арасында, бу мөмкинлекне бетерәчәкләр икән, дигән сүзләр таралды. Редакциягә дә укучыларыбыз шалтыратты. «Пенсия дә, хезмәт хакы да алу начар түгел анысы, әмма индексация бер тапкыр да ясалмаячак икән, хәзер эштән китеп башкалар кебек арттырылган пенсия алуың яхшырак»,– ди Казаннан укучыбыз Нияз Фәтхуллин.
Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, халык арасында таралган имеш-мимеш чынбарлыкка туры килми. Бу – мошенниклар эше. «Гамәлдәге закон нигезендә, эштән киткән очракта, пенсионерлар индексацияләнгән пенсия акчасын алачак», – ди Татарстан Пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Комментарийлар