16+

Эстрадада яңа дуэт булачак: ике җырчы өйләнешкән!

Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләүче Гөлзада Шакирҗанова җырчы, алып баручы Илгиз Хәсәншинга кияүгә чыккан.

Эстрадада яңа дуэт булачак: ике җырчы өйләнешкән!

Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләүче Гөлзада Шакирҗанова җырчы, алып баручы Илгиз Хәсәншинга кияүгә чыккан.

Башта Казанның бер мәчетендә, соңыннан тантаналар залында яшьләрнең никах мәҗлесе үткән.

Гөлзада Шакирҗанова – Сарман районы Сарайлы авылы кызы. Көчле тавышы, моңы булган Гөлзаданы тамашачы Фирдүс Тямаев төркемендә эшләгәндә белә башлады. Фирдүс белән 5 ел эшләгәннән соң, ул Салават Фәтхетдинов төркеменә күчте.

Илгиз Хәсәншин Камышлы районындагы Яңа Усман авылында туып үскән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Салават Фәтхетдинов төркемендә укыган. «Китәм, димә, барып кайт», «Санама син, кәккүк, гомеремне», «Солдат булып китеп барышы» кебек популяр җырлары бар. Соңгы елларда алып баручы буларак та танылды.

Илгиз белән Гөлзаданың бәйрәменә артистлардан тормыш иптәше белән Рифат Зарипов, Зөлфия – Җәвит Шакировлар, Эльмира – Рафил Җәләлиевлар чакырулы булган. Гөлзада белән Илгиз никах туйларында парлы җыр да башкарганнар.

"Интертат"

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading