1 декабрьдә Татарстан башкаласында Кремль яр буенда ясалган Европадагы иң озын шугалак ачыла. Тантанада татар эстрадасы йолдызлары Гөлназ Сәфәрова һәм Илсөя Бәдретдинова катнаша.
Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Боз шугалагының озынлыгы 1 км. Ул тантаналы рәвештә ретро атмосферада ачыла — Кремль яр буенда совет фильмнары музыкасы, шулай ук 80нче еллар хитлары яңгыраячак. Биредә шулай ук конкурслар булачак. Ретро-костюмнардан килгән актив кунаклар аниматорлардан бүләк алачак.
Кремль яр буендагы шугалак эш көннәрендә кичке дүрттән унга кадәр, ял көннәрендә көндезге уникедән кичке унга кадәр эшләячәк.
Фото: Ильнар Тухбатов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар