Казанда Росгвардиянең Ведомстводан тыш сак идарәсе хезмәткәрләре федераль эзләүдә булган хатын-кызны тоткарлый алган.
Көндезге сәгатьләрдә Авиатөзелеш районында кизү торган экипаж Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте хезмәткәрләреннән алган мәгълүматлар нигезендә Ленинград урамында шикле хатын-кызны тоткарлый. Эзләүдәге кешенең билгеләренә туры килгән 1987 елгы хатын, дөрестән дә, быелның сентябрь аенда урлашканы өчен федераль эзләүгә бирелгән булган. Алдагы процессуаль карарлар кабул итү өчен, әлеге хатын-кызны территориаль полиция бүлеге хезмәткәрләре кулына тапшыралар.
Татарстан Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар