Балалар Республика клиник хастаханәсеннән 175нче гимназиядә зыян күргән барлык укучыларны чыгарып бетерделәр.
Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Балалар Республика клиник хастаханәсе стационарында дәваланган 175нче гимназиянең ике укучысы чыгарылган», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Балаларның хәле канәгатьләнерлек, алар өйләренә озатылган.
Хәзерге вакытта ату вакытында зыян күргән өч кеше Мәскәү хастаханәсендә кала, Татарстан Балалар клиник хастаханәсеннән барысы да чыгарылган.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар