Аны күзләр микрохирургиясе клиникасына озатканнар.
Кичә күрше Башкортстанның Калтасы районында гадәттән тыш хәл булган, нәтиҗәдә 13 яшьлек үсмер зыян күргән. Килеп чыккан хәлнең нечкәлекләре турында республика Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза "Кызыл таң".
Билгеле булуынча, фейерверк атканда үсмернең күзләре җәрәхәтләнгән. Малайны Калтасы үзәк район дәваханәсенә китергәннәр, шуннан соң Уфаның күзләр микрохирургиясе клиникасына озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар