Олимпия чемпионы Вәлиева «Котострофа» сериалында уйный.
Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Камилә Вәлиева «Котострофа» комедия сериалында төшкән. Бу хакта спортчының Telegram каналындагы фан-аккаунты хәбәр итә.
Фигурачыны беренче сезонның бишенче сериясендә күрергә мөмкин булачак. Сериал Wink Онлайн-кинотеатры мәйданчыгында тәкъдим ителә. Вәлиевадан тыш, сериалда Михаил Трухин, Павел Деревянко, Надежда Сысоева, Светлана Камынина, Анна Банщикова һәм башкалар кебек танылган актерлар уйный.
26 ноябрьдә Вәлиева Россия Гран-приеның алтынчы этабында җиңүче булды.
Комментарийлар