16+

Физик мөмкинлекләре чикле абитуриентлар 5 вузга гариза тапшыра ала

Физик мөмкинлекләре чикле һәм ата-анасыз калган балалар урта һәм югары белем бирүче уку йортларына хәзер яңа кагыйдәләр буенча укырга керәчәк.

Физик мөмкинлекләре чикле һәм ата-анасыз калган балалар урта һәм югары белем бирүче уку йортларына хәзер яңа кагыйдәләр буенча укырга керәчәк.

Элек алар бары тик бер уку йортына гына бюджет бүлегенә гариза тапшыра торган булcалар, хәзер квота буенча укырга керү мөмкинлекләре булганнар бер үк вакытта берничә вузга документларын тапшыра ала, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте. 
Әлеге төр укырга керү мөмкинлегеннән I, II группа инвалидлары, бала вакыттан ук инвалид булганнар, хәрби бәрелешләрдә, авыру сәбәпле инвалидлык алганнар һәм әти-әнисез калганнар файдалана ала. Абитуриентлар бакалавриат һәм специалитет программалары нигезендә биш уку йортына өч белгечлек буенча укырга керә ала.
Үзгәрешләр инде бу елгы кабул итү комиссиясе эшчәлегенә кагыла.   

фото: maminsayt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading