16+

Фәрит Мөхәммәтшинга «Кызыл китап» бүләк иттеләр

Дәүләт Советында кичә «Татарстан - новый век» - «Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең политсоветы утырышы булды.

Дәүләт Советында кичә «Татарстан - новый век» - «Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең политсоветы утырышы булды.


Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең кереш сүзен Татарстан халыкларының III съездын искә төшереп башлады.

- Татарстанда 173 милләт һәм халык вәкилләре яши. Алар съездга милли киемнәреннән килделәр, күпләр, һич кыенсынмыйча, орден-медальләрен таккан. Зал төрле бизәкләрдән
матур булып балкып торды, - дип, халыкларның бердәмлегенә әһәмият бирде республика парламенты рәисе.

Ул вазгыятьнең шактый җитди булуын да яшермәде.
- Кризис дәвам итүен, санкцияләр һәм антисанкцияләр хөкем сөрүен без белеп торырга тиеш. Озак вакытларга исәпләнелгән инвестицияләр керми, технологияләргә юл ябык. Татарстандагы банк кризисы да өстәлде, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанда социаль юнәлешле 34 программа гамәлгә ашырыла. Дәүләт Советы рәисе социаль программаларның дәвам иттереләчәген ышандырды.

Политсовет «Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең VII съездын үткәрүне быелның 31 маена билгеләде. «Татарстан-яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте политсоветы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова таныштырганча, съездда «Политсовет» төшенчәсен «Югары
Совет» («Высший Совет») сүзенә алмаштыру, Уставка кайбер башка үзгәрешләр кертү мәсьәләләре дә каралачак.

- «Татарстан-яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте оешканга инде 18 ел. Бу - сәяси оешма түгел, ә җәмәгать оешмасы, шунлыктан «политсовет» сүзе мәгънәви яктан туры килми, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин быел Россиядә Экология елы булуын искәртеп, экологияне саклауга юнәлтелгән чараларның мөһимлегенә басым ясады. Политсовет утырышында Татарстандагы табигать тыюлыклары мәсьәләсе каралды. Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгы директоры Юрий Горшков чыгышында әйтелгәнчә, Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгы 1960 елда оештырылган. Әлеге тыюлыкка караган Раифа урманы - үзе бер могҗиза.
Юрий Горшков Татарстанның «Кызыл китабын» Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга бүләк итте һәм
тыюлыкның координация советы рәисе булырга чакырды. Фәрит Мөхәммәтшин: «Мин инде болай да бик күп
җәмәгать оешмаларында катнашам. Өлгереп җитеп булмый», - дип, әле уйлаячагын әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading