Җырчы, эшмәкәр, хәйрияче Фәрит Мифтахов Россия Герое Дамир Йосыповның әнисенә ярдәм итәргә теләп, ялгыш мошенникларга акча күчергән.
“Игътибарлы булыгыз! Мин ялгыш акча җибәрдем. 12 гыйнварга каршы төндә мошенниклар пилот-герой Дамир Йосыповның шәхси сәхифәсенә һөҗүм итте. Инстаграмда “янигә ярдәм” дигән берьюлы дүрт пост чыкты. Җинаятьчеләр “Урал авиалинияләре” пилоты исеменнән “әни авариягә очрады, операциягә акча кирәк” дигән ялган уйдырма язды”, - дип язган Инстаграм сәхифәсендә Фәрит Мифтахов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар