16+

Фәрит Мөхәммәтшин Казанның волейболчы кызларын котлады

ТР Волейбол федерациясе президенты үз мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, бу спорт казанышы уенчыларның, бөтен тренерлар штабының, белгечләрнең һәм менеджерларның көндәлек, җентекле һәм киеренке хезмәте нәтиҗәсе булып тора.

Казанның «Динамо-Ак Барс» командасы волейболчылары тарихта икенче тапкыр Россиянең Суперкубогын яулады. Безнең спортчы кызлар Калининград өлкәсеннән "Локомотив"ны 3:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин волейбол клубы җитәкчелегенә юллаган телеграммада команданы зур җиңү белән котлады.

ТР Волейбол федерациясе президенты үз мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, бу спорт казанышы уенчыларның, бөтен тренерлар штабының, белгечләрнең һәм менеджерларның көндәлек, җентекле һәм киеренке хезмәте нәтиҗәсе булып тора.

"Безнең кызлар җанатарларына чын спорт бәйрәме бүләк иттеләр, дөрес тактика, һөҗүмчән яхшы уен күрсәттеләр. Әлеге җиңү профессиональ волейболның Татарстанда югары дәрәҗәдә үсешен һәм республика халкы арасында популярлыгын тагын бер кат раслый", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, ТР «Динамо» ОГО ФСО Советы рәисе Әсгать Сәфәровка, «Динамо-Ак Барс» клубы президенты, ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышевка, клуб директоры Сергей Чернышовка һәм команданың баш тренеры Ришат Гыйләҗетдиновка бу матур спорт төрен үстерүгә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм нык сәламәтлек, уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading