16+

Фәррахов: "Эчүчелектән мәҗбүри рәвештә дәваларга кирәк"

Беренче каналда Елена Малышева алып барган тапшыруда кешеләрне алкоголь бәйлелектән мәҗбүри рәвештә дәвалау турындагы канунны Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов кабул итәргә кирәк, дип саный.

Беренче каналда Елена Малышева алып барган тапшыруда кешеләрне алкоголь бәйлелектән мәҗбүри рәвештә дәвалау турындагы канунны Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов кабул итәргә кирәк, дип саный.

"Кешенең бәйлелеген ачыклаганнар, әмма кеше аны кире кага, менә шул урында сәламәтлек саклау тәмамлана. Бу кеше дәваланудан баш тартып хастаханәдән чыга, чөнки бу хокук аңа закон тарафыннан бирелгән, руль артына утыра, йөри һәм куркыныч тудыра ", - диде депутат.

Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның беренче кварталында гына исерек хәлдә йөртүчеләр гаебе белән һәлак булучылар саны 8,5% тәшкил иткән.

"Без закон рәвешендә җәмәгатьчелек хөкеменә нәрсә тәкъдим итәргә телибез?  Чыннан да, табиблар бәяләмәсе буенча моңа мохтаҗ булган кешеләрне дәвалау мәҗбүри. Әмма кешене мәҗбүри дәвалауга җибәрергә мөмкин булган соңгы карарны суд чыгара. Бу вакытта аны машина йөртү хокукыннан һәм коралга якын килү мөмкинлегеннән мәхрүм итәчәкләр. Ул махсус дәвалау узачак, аның нәтиҗәләре буенча, аның дәваланып чыгуын дөрес бәяләргә була", - диде Фәррахов.

Үзенең Instagram-аккаунтында депутат бүген алкогольгә бәйлелеге булган 2,3 млн гражданның исәптә торуын язган. Тагын 15 млн бәйле булып тора, шул ук вакытта исәптә тормый. Төп проблема шунда ки, алар үзләрен алкогольгә бәйле дип санамыйлар. Һәм җәмгыять өчен куркыныч тудыралар.

"Сергей Захаров һәлак булган фаҗига моңа дәлил", - дип ассызыклады Фәррахов.

Исегезгә төшерәбез, 8 июньдә актер Михаил Ефремов Jeep Grand Cherokee автомобиле руле артына исерек килеш утырган һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыккан, анда ул Lada фургоны белән бәрелешкән. Фургон йөртүчесе Сергей Захаров хастаханәдә җан биргән. Соңрак Ефремов үз гамәле өчен гафу үтенгән видеомөрәҗәгать яздырган.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Какие системные меры можно предложить в лечении алкоголизма? На учете сегодня состоит 2,3 млн граждан с установленной зависимостью к алкоголю. . Еще 15 млн являются зависимыми, при этом на учете не состоят. Проблема в том, что они не считают себя зависимыми от алкоголя. Соответственно не проходят лечение, в результате, становятся " опасными^! Недавняя трагедия в которой погиб Сергей Захаров - подтверждение этому. Считаю, что у государства должна быть возможность направить граждан, с подтвержденной зависимостью на обязательное лечение. Процедура и порядок принятия решения должен быть прописан в федеральном законе. #алкоголизм #госдума?? #ГДРФ #ер16 #алкоголь #алкогольнаязависимость

Публикация от Айрат Фаррахов (@airatfarrahov)

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading