16+

Г. Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” әсәре Башкорт дәүләт театрында сәхнәләштереләчәк

"Башинформ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры тарафыннан сәхнәләштереләчәк.

"Башинформ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры тарафыннан сәхнәләштереләчәк.

Әсәрне сәхнә өчен режиссер, Татарстан Мәдәният министрлыгының Дамир Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты, Башкорстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Абушахманов әзерли. Тамашачы спектакльне 2017 елның беренче яртысында күрә алачак дип планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, 2015 ел нәтиҗәләре буенча, рус телендә иҗат ителгән "Зөләйха күзләрен ача" әсәре Россиядә һәм БДБ илләрендә иң абруйлы саналган "Большая книга" әдәби премиясенә лаек булды. Бәйгедән соң романның егерме дүрт телгә тәрҗемә ителәчәге игълан ителде. Быелның май аенда әсәр татар телендә дөнья күрде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading