16+

Гаилә ипотекасын «аерым шартларда» алып булырмы?

Гаилә ипотекасы буенча аерым шартлар билгеләнәчәк.

Гаилә ипотекасы буенча аерым шартлар билгеләнәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин торак сатып алу һәм шәхси торак йортлар төзү өчен гаилә ипотекасы буенча аерым шартлар тудыруны йөкләде.

Россия Федерациясе Хөкүмәте ташламалы ипотека программасында катнашучы балалы гаиләләр өчен махсус шартлар булдырырга тиеш. Бу хакта Президент йөкләмәләре исемлегендә әйтелә.

Балигъ булмаган ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр торак сатып алуга ипотека ала алачак:

торак төзелеше дәрәҗәсе түбән булган төбәкләрдә;
зур булмаган шәһәрләрдә;
кредитлауның бөтен срогына еллык 6% тан артык булмаган ставка буенча.
Төбәккә бәйсез рәвештә шәхси торак йортлар төзегәндә дә махсус шартлар гамәлдә булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading