«Галәм гыйбадәтханәсе»ндә чыккан янгында бер ир-ат һәлак булган
Казандагы "Галәм гыйбадәтханәсе"ндә янгын вакытында вафат булган ир-атка 63 яшь булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына хокук саклау органындагы чыганак җиткерде. Хәзерге вакытта аның шәхесен ачыклау эшләре алып барыла. Исегезгә төшерәбез, барлык диннәр гыйбадәтханәсендәге янгын турында 04:35 сәгатьтә билгеле булды. Янгынны тулысынча сүндерү өчен ике сәгатьтән артык вакыт кирәк булды. tatar-inform.tatar
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
loading
Комментарийлар