16+

Ганс Сәйфуллинны соңгы юлга озатыр алдыннан иҗатташлары хатирәләре белән уртаклашты

Үзенең күпсанлы җырлары белән халык күңелен яулаган Татарстанның халык артисты Ганс Сәйфуллин арабыздан китте. Ул баянчы буларак 26 ел гомерен Г.Тукай исемендәге филармониягә багышлады.

Үзенең күпсанлы җырлары белән халык күңелен яулаган Татарстанның халык артисты Ганс Сәйфуллин арабыздан китте. Ул баянчы буларак 26 ел гомерен Г.Тукай исемендәге филармониягә багышлады.

Аның җырларыннан торган җыентыклар да дөнья күргән иде. Ганс Сәйфуллин узган ел үзенең 75 еллыгын билгеләп үтте. Заманында "Татарстанның атказанган артисты" исеменә дә ул баянчылардан беренче булып лаек булды. "Филармония музеена моннан бер ай элек кенә үзенең концерт баянын да бүләк иткән иде", дип искә алды музей җитәкчесе Алсу Хәлилова.(Туган ягы музеена да гармуннарын тапшырган).

Мәрхүмне соңгы юлга озатканда мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигмәтуллина, күп кенә җырчылар, музыкантлар катнашты. Җырчылар, баянчылар Ганс Сәйфуллинны бары тик яхшы яктан гына телгә ала.

Газинур Фарукшин, татарстанның атказанган артисты:

- Көйләрен халык яратты. Заман өчен көчле музыкант иде ул. Ганс абыйның күп җырларын Хәйдәр Бигичев башкарды. Гөлшат апа сүзләренә шактый җырлар язды. Үзем дә аның "Акбүз атым" һәм Хәйдәр абый җырлаганнарын башкардым.

Рамил Курамшин, Татарстанның халык артисты:

- Ганс белән мин музыка училишесында укыган елларда концертта таныштым. Филармониядә баянчы булып эшләгән елларда ул җырлар яза башлады. Шуның белән танылып та китте. Аның күп җырларын Таһир Якупов та җырлады. Җырлары миллилеге, оригинальлеге белән дә аерылып тора. Үзе китсә дә аның җырлары яшәр әле, чөнки алар искерми торган.

Рәшит Сабиров, Татарстанның халык артисты:

- Ганс Сәйфуллин унбиш ел рәттән оештырган "Җыен"ның унөчендә мин алып баручы буларак катнаштым. Безнең халыктагы уракка төшәр алдыннан узган җыеннарны ул кире кайтарды. Анда бик күп яшьләрне халыкка танытты, популярлаштырды.

Фердинанд Сәлахов, татарстанның халык артисты:

- Ганс Сәйфуллин үзенең бөтен байлыгын, музыкаль әсәрләрен халыкка чыгарырга тырышты. Мин аның белән Россиянең күп почмакларында гастрольләрдә йөрдем. Колшәриф мәчетенә акча җыюда да бик күп тырышлыклар куйган кеше ул. Кайсы яктан гына алсак та зур талант. Җырчыларга күп байлык калдырды.

Хуш, Ганс абый. Авыр туфрагың җиңел булсын!

Мәрхүмнең җәсаде иртәгә туган төбәге Баулы районы зиратына җирләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading