4 сентябрьгә каршы төндә Әгерҗе районының Ташлы авылында янгын булган.
Кыска ялганыш аркасында килеп чыккан янгында йорт хуҗабикәсе зыян күргән. Аны Чаллы шәһәренең хастаханәсенә илткәннәр.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге янгын турында кисәтү приборларын урнаштырырга киңәш итә. Әлеге прибор төтен чыгуга тавыш бирәчәк. Бу янгынны булдырмаска яки тиз арада сүндерергә, кеше гомерен сакларга ярдәм итәчәк.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар