Баланы имин булмаган гаиләдән алганнар.
Кемерево өлкәсендә 32 яшьлек ир үги баласының кул һәм аякларына кайнар үтүк белән баскан. Бу вакытта әнисе өйдә булмый. Белгәч тә, баланы табибка алып бармыйлар. Моның турында бала берничә көн мәктәпкә бармагач белеп алалар. Педагоглар полициягә мөрәҗәгать иткән. Баланы имин булмаган гаиләдән алганнар, ул хәзер хастаханәдә. Соңыннан билгеле булганча, бу беренче тапкыр гына булмаган. Әнисе дә баласын яклап чыкмаган. Аны да җинаять җаваплылыгына тартырга җыеналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар