Гөлүсә Шаһбан: "Мин беркемгә дә ышанмыйм"
Популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан кызыклы уй-фикерләре белән уртаклашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбан кызыклы уй-фикерләре белән уртаклашты.
"Һәр кешенең башында тараканнары, ә минем чебен. Миемә чебен керсә, тыңгылык бирми инде менә. Бик принципиаль кеше мин, максатчан, гаделлекне яратам... Үлеп икейөзлелекне, куштаннарны яратмыйм. Мин андый кешене ерактан таныйм.
Минем күңелемә кереп утыра икән бер уй, тыңгылык бетә... Үземә дә, тирә-юньдәгеләргә дә... И тотына хыялый Гөлүсәнең идеяләре... Очы-чиге юк... Иң мөһиме - азагы нәкъ мин теләгәнчә тәмамлана. Чөнки мин беркемгә дә ышанмыйм. Бары тик Аллаһка тапшырам. "Раббым, шул кешенең күңеленә игелек сал", "Раббым, ул кешегә изгелек эшләр өчен мөмкинлекләр, саулыгын, сәламәтлеген бир", "Раббым, күңелләргә тынычлык иңдер", "Раббым, Закирның да күңеленә эшләргә дәрт-дәрман бир", - дип сорыйм. Кешенең күңеле сүрелсә, берни эшлисе килми. Ә күңел ничә яшьтә булса да, гел үсеп торырга һәм шуңа сәбәп булып торырга тиеш. Алда күпме планнар Аллаһы боерса. Эшләргә насыйп итсен.
Җирдә яшәү рәхәт хәтта
Без уйлаганнан да бик күпкә..
Гөлгә үреләм дип көтмәгәндә
Юлыксак та әгәр без чүпкә
дип язган ГӨЛҮСӘ ШАХБАН ҮЗЕ", - дип язып куйган Гөлүсә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстанда туган телләрне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә»
-
#Төрлесе
Аюдан ничек сакланырга?
-
#Проектлар
Халык, әйдәгез, Казансуны чистартабыз!
-
#Киңәш сандыгы
Колак «шаулаганда» водород перекисе ярдәмгә килә
-
#Шоу-бизнес
Марат Шәйбәков: “Хәлем тагын катлауланды...”
Комментарийлар