16+

Гомерен паспорты саклап калган

Махсус хәрби операция зонасында яраланган хәрби егетнең гомерен паспорты саклап калган.

Махсус хәрби операция зонасында яраланган хәрби егетнең гомерен паспорты саклап калган.

Бу хакта ул «Комсомольская правда» басмасына сөйләгән.

Ир-ат яу кырында машина йөртүче булып хезмәт итә. Октябрь башында аның автомобиленә каршы якның пилотсыз очкычлары һөҗүм иткән, бу вакытта хәрби үзенең өч иптәшен эвакуацияләгән. Дроннарның берсе салон эчендә шартлаган, шөкер, егетләрнең барысы да исән калган.
Хәрби госпитальгә килеп җиткәч, машина йөртүче паспортына килеп эләккән мина кыйпылчыгын күреп ала. «Кыйпылчык фотография битендә туктап калган", - дип ачыклык керткән егет.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading