Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) грипп белән авырмас өчен үз киңәшләрен бирде.
- Иң беренче чиратта авырмас өчен алдан ук прививка ясатырга, авыру билгеләре булган кешеләр белән элемтәгә кермәскә һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарда сирәк булырга кирәк.
- Моннан тыш, Роспотребнадзор борын куышлыгын һәм кулларны сабын белән юарга киңәш итә. Бу эшне бигрәк тә урамда һәм җәмәгать транспортында йөреп кайтканнан соң башкарырга кирәк.
- Шулай ук бүлмәләрне даими рәвештә җилләтергә, бинадагы һаваны дымландырырга киңәш итәләр. Йорттагы тузаннарны да даими рәвештә югеш чүпрәк белән сөртеп тору мөһим.
- Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес туклану, саф һавада йөрү, физик күнегүләр ясау, сигез сәгатьлек йокы да организмга вирусларга каршы торырга ярдәм итәчәк.
- С витаминына бай булган җиләк-җимеш ашарга тырышыгыз. Гөлҗимеш, сырганак, әфлисун, карлыган җимешләреннән ясалган чәй көзге салкын көндә җылытып кына калмый, грипп һәм ОРВИдан да саклый.
Сәламәт булыгыз!
чыганак - РИА новости
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар