Егетләрнең посылкаларына нәни балалар ясаган рәсемнәр, укучылар язган солдат хатлары да куелды. Алар “Исән-сау кайтырга вәгъдә бир!” акциясе кысаларында эшләнде.
Апас районы халкының бердәм булуын, гуманитар ярдәм җыю эшендә активлык күрсәтүен район башлыгы Айрат Җиһаншин да билгеләп узды.
— Район халкына, эшмәкәрләргә, иганәчеләргә, җәмәгать оешмаларына гуманитар ярдәм җыюда булышкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Бергә, бердәм булганда гына җиңүне якынайтып була, - диде район башлыгы.
Татарстан Республикасының Хәрби хәрәкәтләр ветераннары Координацион Советы Төбәк җәмәгать оешмасының Апас бүлекчәсе җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин барлык әйберләрнең ияләренә барып җитүен, махсус хәрби операциядә катнашучыларның исән-имин туган якларга кайтуын теләде.
Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев юл догаларын ирештерде, хәер-фатыйхасын бирде.
Комментарийлар