Декабрьдә Казанда явым-төшем күп булмады. Бер айда айлык норманың яртысы диярлек яуган. Ә айлык норманың күләме - 43 мм.
"Карлы явым-төшемнәр Урта диңгез яки Атлантикадан килә. Климат үлчәмнәре буенча, гадәттә, гыйнварда һәм февральдә явым-төшемнең иң аз күләме - 30 мм чамасы күзәтелә, бу - шактый коры айлар. Әгәр Себер антициклоны булса, явым-төшем булмаячак", - дип хәбәр итте профессор, география фәннәре докторы, КФУ атмосфера метеорологиясе, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.
"Норма буенча, кар биеклеге 23-24 см булырга тиеш, ә чынлыкта ул КФУ метеомәйданчыкларында 18 см тәшкил итә. 26-27 декабрьдә кар яву безне кар капламының биеклеге буенча нормага якынайтты", - диде КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар