16+

Гыйнварда татарстанлылар пенсияләрне күбрәк алачак

Пенсиянең күләме һәр кешегә индивидуаль рәвештә арта.

Пенсиянең күләме һәр кешегә индивидуаль рәвештә арта.

2023 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 4,8 процентка индексацияләнәчәк. Индексациядән соң фиксацияләнгән түләү күләме 7 567 сум тәшкил итәчәк, ә пенсия коэффициенты бәясе - 123,77 сум. 
"Кредит учреждениеләре аша пенсияләрне түләү билгеләнгән график буенча 2023 елның 12 гыйнварыннан башкарылачак, Россия почтасы бүлекләре аша - гадәти график буенча. Почта элемтә бүлекләре эш графигы нигезендә ачылачак, дип билгеләп үттеләр Татарстан буенча Россия Пенсия фондында. Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, пенсиянең күләме һәр кешегә индивидуаль рәвештә арта. Мәсәлән, 2022 елның декабрендә иминият пенсиясе 15 000 сум тәшкил иткән булса, өстәмә 720 сум түләнәчәк, ә 10 000 сум алган кешегә 480 сум күләмендә өстәмә акча көтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading