ТРның халык артисты Гүзәл Уразова үзчикләүләр режимы вакытында яңа һөнәр үзләштереп, акча эшли башлаган. Бу хакта Гүзәл социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр итә.
Концертлар юк... Әле кайчан булуы билгесез. Ике ел буена концерт куярга ярамый дигән хәбәрләр дә йөри. Әкренләп эш эзли башладык, мин әлегә ризык ташыйм. Ильдар Хәкимташ компьютерлары җыя, тик әле эшләми ди..Барсы да көйләнеп китәр әле дип уйлыйбыз, ләкин шулай да эшсез утырып булмый", - дип язган Гүзәл.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар