16+

Халыкның торак-коммуналь мәсьәләдә белеме түбән булганнар өчен курслар ачыла

Торак-коммуналь тармак исәп-хисап гамәлләре белән бәйле. Акча катнашкан эшләрдә нәрсәнең-нәрсәгә икәнлеген уйлау, тиеннәрне-тәңкәләрне санау хәерле.

Торак-коммуналь тармак исәп-хисап гамәлләре белән бәйле. Акча катнашкан эшләрдә нәрсәнең-нәрсәгә икәнлеген уйлау, тиеннәрне-тәңкәләрне санау хәерле.

- Халыкның торак-коммуналь мәсьәләдә белеме түбән. Кешеләр күпфатирлы йортларда милекчеләр советлары оештыруда активлык күрсәтми. Гомүмйорт ихтыяҗлары (ОДН) түләүләрен билгеләүдә, коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап чыгаруда үтәкүренмәлелек җитми,- диде "Төбәк җәмәгатьчелек контроле үзәге" башкаручы директоры Дмитрий Романов 24 мартта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Казанның Лабочевский урамындагы 10в йортка урнашкан әлеге үзәк белгечләре торак-коммуналь тармакка кагылышлы сорауларга җавап табуда, четерекле мәсьәләлрне чишүдә бушлай ярдәм күрсәтә. Халык белән очрашуларда, мәктәпләрдә һәм ВУЗларда торак- коммуналь белемнәр пропагандалана.

Апрель аенда "Белемле кулланучы мәктәбе" нең чираттагы бушлай курслары башлана. Курсларга үзәкнең Лабочевский урамындагы офисында язылырга мөмкин. "Төбәк җәмәгатьчелек контроле үзәге"нең "кайнар элемтә" телефоны: (843) 236-29-97. Бу телефонда шалтыратуларны дүшәмбе-җомга көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә кабул итәләр.

- Кулланучылар белемен күтәрү максатында, онлайн-дәресләр үткәрәбез. Җәмәгать торак инспекторы проектын башларга ниятлибез, - диде Дмитрий Романов.

"Төбәк җәмәгатьчелек контроле үзәге" рәисе Михаил Застелла күпфатирлы йортларга үз җылылык пунктларын (ИТП) көйләү программасын хуплый.

- Үзәк җылылык пунктларыннан торбалар буйлап килгәндә җылы суның температурасы югала. Йортның үз җылылык пункты булу мондый югалтулардан коткара. Үз җылылык пунктлары көйләнелгән йортлардагы кешеләрдән сорашып белештем. Алар җылы су өчен түләүләрнең кимегәнлеген әйтте, - диде Михаил Застелла.

Ул идарәче компанияләргә бирелүче лицензияләрне яңартып тору тарафдары. Михаил Застелла фикеренчә, идарәче компания халыкка торак-коммуналь хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә оештыра алмый икән, димәк, андыйларның лицензиясен алырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading