"Казан Кремле" музей - тыюлыгында 29 -30 августта "Казан фанфарлары" дигән тынлы оркестрлар фестивале узачак.
Анда Сант - Петербургтан, Түбән Новгордтан, Новосибирскидан, Чабаксардан хәрби оркестрлар катнаша. Шулай ук Казахстан"Батыс" дигән хәрби оркестры да фестивальдә катнашырга теләк белдереп хат юллаган. Ул республикада танылган оркестр санала. Шулай ук Киров шәһәре хәрби оркестры да беренче тапкыр әлеге фестивальдә катнашачак.
"Татмедиа" да узган матбугат конференциясендә музей тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева журналистларга әлеге чара уңаеннан үз фикерләрен җиткерде. - Казан Кремле тирәсендә уза торган "Казан фанфарлары" фестивалендә катнашучылар саны елдан - ел арта. Ул Халыкара статус ала. Бөтен катнашучылар да 29 августта Бауман урамы буйлап парадта катнашачак. Оркестрлар тарафыннан рус җырлары белән бергә татар композиторларының сугыш һәм хәзерге заман җырлары да яңгыраячак. Коллективларның репертуарларында татар җыры булырга тиеш, дигән тәлап куела. Кремль каршында Татарстан гимны яңгыравы халыкны да илһамландырыр.
Оркестр җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, подполковник Марат Кадыйров әйтүенчә, фестивальдә музыка мәктәпләре укучылары да катнашуы көтелә. Алар безнең музыкантларны күреп, киләчәктә үзләренә һөнәр сайларга да мөмкин. Бу фестивальдә катнашу өчен Израил, Белоруссия кебек илләрдән дә килергә теләгәннәр иде. Кызганыч, әлегә мөмкинлекләр юк. Татарстанның халык артисты, подполковник Ян Орехов бу чараның кызыклы булачагын ассызыклады. Ул җитәкләгән оркестр музыкантлары ноталарга карамыйча яттан уйный.
Фестивальне оештыручылар киләсе елга БДБ илләреннән оркестрларны да катнаштырырга ниятли.
Комментарийлар