23 ноябрьдә "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында "Хәзинә" дигән китап тәкъдир ителәчәк.
Анда Татарстанда яшәүче халыкларның йолалары, гореф - гадәтләре урын алган. Кичәдә 1 нче сынлы сәнгать мәктәбе укучылары, балалар бию коллективлары чыгыш ясаячак. 2014 елда Татарстан республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Шәһәр мәдәният идарәсе, Республика мәдниятне үстерү үзәге һәм 1 нче сынлы сәнгать мәктәбе катнашында Казанда "Хәзинә" проекты старт алган иде. Аның максаты: халык бәйрәмнәренең, гореф - гадәтләрнең , халык әкиятләренең, риваятьләренең матурлыгын балалар күзаллавы аша танып - белү.
Беренче этапның нәтиҗәсе буларак яшь рәссамнарның иң яхшы эшләреннән торган альбом дөнья күрде. Балалар татар мәдәниятенең кабатланмас булуын үзләренең сюжетларында талантлы итеп сурәтләделәр. Проект кысаларында традицион мәдәниятне үстерү үзәге галимнәре 1 нче сәнгать мәктәбе укучылары алдында лекцияләр оештырдылар. Алар татарларның көнкүреше, гореф- гадәтләренә , милли бизәкләрнең үзенчәлекләренә багышланды. Өч телдә басылган әлеге китап башкалага килгән кунакларга да бүләк булачак.
Комментарийлар