16+

Иң беренче чиратта уҗымнар һәм күпьеллык үләннәр ашланачак

Татарстанда якындагы көннәрдә тулы куәткә язгы кыр эшләре башланачак.

Татарстанда якындагы көннәрдә тулы куәткә язгы кыр эшләре башланачак.

Иң беренче чиратта уҗымнар һәм күпьеллык үләннәр ашланачак. Буа, Зәй, Апас, Әлки, Сарман, Яңа Чишмә, Мөслим районы басуларында бу эшкә керешкәннәр дә инде.
Язгы кыр эшләренең оештырылышы хакында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында кичә узган республика киңәшмәсендә дә сүз булды. Татарстанның Премьер-министры урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдергәнчә, соңгы елларда ашлау өчен югары җитештерүчәнлеге булган пневмоходлар кулланыла, алар республикада 100дән артык. Моннан тыш, 30 очкыч та эшләячәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында язгы кыр эшләрен нәтиҗәле итеп башкарып чыгу бурычы куйды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading