16+

Иң күп җанатарлар кайдан киләчәк?

Футбол буенча дөнья чемпионатына иң күп җанатарлар Ираннан һәм Франциядән киләчәк. Чирек финалга исә Бразилия туристлары килер дип көтелә.

Футбол буенча дөнья чемпионатына иң күп җанатарлар Ираннан һәм Франциядән киләчәк. Чирек финалга исә Бразилия туристлары килер дип көтелә.

Казан кунакханәләре һәм рестораннарының чемпионатка әзерлегенә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан һәм Казан отельләре ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина шулай дип белдерде. Аның әйтүенчә, Ираннан гаиләләре белән килүчеләр шактый.

– Узган елгы Конфедерацияләр кубогында да гаиләләре белән килгән туристлар күп иде. Гадәттә, аларның берсе футбол матчларын карарга килә, калган гаилә әгъзалары экскурсияләргә йөри. Бу безнең өчен бигрәк тә әйбәт, алар Татарстан турында күп мәгълүмат алып китәчәк. Матчларга бер ай вакыт калып бара, кунакханәләр хәзердән үк 75 процентка тулган. Якын көннәрдә аларның саны тагын да артыр дип уйлыйбыз, – диде ул.

Чемпионат алдыннан кунакханәләрдә һәм туклану урыннарында эшләүче персоналларга дизентерия һәм А гепатитыннан прививка ясаячаклар. Ротовирус һәм норовирусларга да тикшерү узачаклар.
Җанатарларга һәм башкала кунакларына һәр кунакханәдә милли татар ризыклары тәкъдим ителәчәк. Кайбер кунакханәләр хәләл туклану да булдырган. Менюга килгәндә, алар, кунакханәгә тукталган туристларның кайсы илдән килүенә карап, тәрҗемә ителәчәк. Шулай ук персоналларның да шул телдә аралаша торганнарын сайлаячаклар.

Чемпионатка кафе-рестораннар да әзерләнә. Алар каршында җәйге верандалар күпләп ачылыр дип көтелә. Кайбер рестораннар, җанатарларны җәлеп итәр өчен, махсус ризыклар да булдырган. Әйтик, туп формасында хачапури, чәк-чәк белән сыйлаячаклар. Шулай ук туклану урыннары футбол уеннарында катнашачак илләрнең флаглары белән дә бизәләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading