Узган атнада Казанда 357 бала туган
Узган атнада, 24-нче февральдән 1-нче мартка кадәр, Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 357 бала тууы теркәлгән: 193 малай һәм 164 кыз.
Иң яшь әнинең яше – 19, иң яшь әтинеке – 20. Иң өлкән әнинең яше – 48, иң өлкән әтинең яше - 61.
Бу атнада балаларга кушылган иң популяр исемнәр: Тимур, Мәликә, Мәрьям, Данил, Ева, Марк, Мирон, Полина, Анна, Әминә һәм Артем. Ата-аналар үз сабыйларына биргән сирәк исемнәр: Әлфинә, Альяна, Тамина, Аяна, Харитон, Мирослава, Лея, Антон, Лара, Макарий һәм Айзат.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 168 пар үзләренең никахларын теркәделәр, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.
Чыганак: https://www.kzn.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар