16+

Җиңү проспектында юл һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең хәле турында билгеле булды

Казанда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр Республика клиник хастаханәсенә китерелгән.

Казанда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр Республика клиник хастаханәсенә китерелгән.

Бүген иртән Казанда Җиңү проспекты белән Имәнлек урамы чатында котчыкмалы юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан иде.

Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 49 яшьлек ир-ат бик авыр хәлдә. Ул күп санлы авыр тән җәрәхәтләре алган, зыян күрүчене операциягә әзерлиләр.

33 яшьлек хатын-кызның хәле уртача авырлыкта. Хәзерге вакытта аны табиблар тикшерә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading